Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тынычлансын дөнья, и Ходам!..

Махсус хәрби операциягә киткән егетләрнең , аларның әти-әниләренең күңел халәтен төрле авторлар шигырь юлларына салалар.

Сәрия Мирзаянова
Ана сагышы

Балам яуда...
Кемнәр аңлар мине?!
Аңлый алмыйм хәтта үзем дә.
Берничек тә ярдәм итә алмыйм,

Ачы яшьләр көн дә күземдә.
Тормыш дәвам итә.
Шау-гөр килә бала-чагалар.
Минем җаным гына тынгы тапмый,

Үткәрми дә булмый чаралар.
Йокы алмый күзне, уйлап ятам.
Газиз балам, тапчы бер җаен:

Телефоннан синең тавышыңны
Ишетәсем килә көн саен.

“Исән-имин”, – дигән сүзең җитә.
Тормышыбыз җитеш, түзәрлек.
Аллаһыбыз саклап йөртсен сине,

Бирсен сиңа ныклык, түземлек.
Тирә-якка карыйм: бер ваемсыз кебек

Тормыш гөрли, барысы ашыга...
Тормыш көтә бар да, уйламыйча

Җәллад чыгар, диеп каршыга.
Яуда улларыбыз. Күңел утта.
Ятсак, торсак, бары бер сорау:

“Сакла балаларны, Аллаһыбыз!
Тынычлансын дөнья, и Ходам!”

Алсу таңнар атар...
Тукта әле, тукта әле, күңел.
Тыпырчынма әле гел юкка!
Газаплама әле бертуктамый,

Йөрәгемне салып гел утка.
Бәлки, булыр әле, булыр әле

Шатлык белән туган ал таңнар.
Геройлар да кайтыр, җиңү яулап,

Күзләреңнән татлы яшь тамар.
Уйларыбыз якты булсын әле,

Телик бары изге теләкләр.
Бергәләшеп дога укыйк әле,

Аллаһыбыз безгә терәк лә.
Тынычлан син, күңел, тыпырчынма,

Телгәләмә минем йөрәкне.
Бәргәләнмә җилнең уңаена,

Хәтерләтеп ялгыз тирәкне...
Алсу таңнар атар, атмый калмас,

Бар да яхшы булыр, ышаныйк.
Ә хәзергә сабыр итә белик,

Бер Аллаһка бары бушаныйк.

Алсу таңнар атар...
Тукта әле, тукта әле, күңел.
Тыпырчынма әле гел юкка!
Газаплама әле бертуктамый,

Йөрәгемне салып гел утка.

Бәлки, булыр әле, булыр әле

Шатлык белән туган ал таңнар.
Геройлар да кайтыр, җиңү яулап,

Күзләреңнән татлы яшь тамар.
Уйларыбыз якты булсын әле,

Телик бары изге теләкләр.
Бергәләшеп дога укыйк әле,

Аллаһыбыз безгә терәк лә.
Тынычлан син, күңел, тыпырчынма,

Телгәләмә минем йөрәкне.
Бәргәләнмә җилнең уңаена,

Хәтерләтеп ялгыз тирәкне...
Алсу таңнар атар, атмый калмас,

Бар да яхшы булыр, ышаныйк.
Ә хәзергә сабыр итә белик,

 Бер Аллаһка бары бушаныйк.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев