Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тынычлансын дөнья, и Ходам!..

Махсус хәрби операциягә киткән егетләрнең , аларның әти-әниләренең күңел халәтен төрле авторлар шигырь юлларына салалар.

Рүзәл Минһаҗев
***
Авыл егетләре –

Тормыш бөркетләре.

Ватан өчен калкан кебекләр!

Туган иле өчен

Биреп бөтен көчен,

Утка керә яп-яшь егетләр.
Җиргә бар рәхмәтем,

Илгә мәхәббәтем,

Милләтемне сөю – йөрәктә...
Әй, газиз Ватаным,

Яраткан үз халкым,

Гомерем бирәм сиңа кирәктә...
Син борчылма, әнкәм,

Кайтыр синең бәбкәң,

Җиңеп кайтырбыз без бер заман.
Кайталмасак әгәр,

Көтмә инде хәбәр,

Калдырма син, әнкәм, догадан.
Үз халкын якларга,

Тормышны сакларга,

Тугры калып биргән антына,

Кирәк булса әгәр,

Җаннарын бирәләр, Т

уган илгә, газиз халкына.
Ил өчен торырлык,

Булырбыз горурлык!
Кирәк булмас безгә үгетләр.
Тарихлы еллардан,

Тузанлы юллардан,

Җиңеп кайтыр сезнең егетләр!

***
Кузгалабыз инде кайтыр юлга,

Ә егетләр кала кул болгап...
Шатлык хисе булып алды бик тиз,

Күңел калды ярсып, сулкылдап...

Төн эчендә сөйләшүләр калды,

Бушануы калды йөрәкнең.
Тынлык эзләп тибрәлгәнен күрдем

Сандугачсыз калган тирәкнең...
Солдат дуслар, төяп җибәргәннең

Кайнар сәламнәрен суытмам.
Матросымның кайнар күз нурларын

Үлгән чагымда да онытмам.
Көтсен безне әнкәмнең догасы,

Парын көтсен ялгыз балдаклар.
Үтенепләр сорыйм мин Раббымнан:

Исән кайтсын безнең солдатлар!!!
Кайтыгыз сез, газиз солдатлар!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев