Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мөдәмил Әхмәтов иҗаты

Мөдәмил Әхмәтовка 1 гыйнварда 75 яшь тулган булыр иде

Еллар сыный

Кемгә – егерме яшь,

Кемгә – илле.

Әллә еллар,

Әллә гомерләр...

Берәү әле яңа ут тергезә,

Бер учакта пыскый күмерләр.

Гомер тәгәрмәче ару белми,

Әй, әйләнә, куып елларны.

Кайчан гына гөлләр өзгән идек!

Карлар күмгән инде елларны...

Дөнья диген!

Кемгә – егерме бер,

Кемгә ишек шакый илле бер...

Язгы ташкын кебек ага 

еллар –

Кая ашыгасың,

Һәй, гомер!

Хәер, әйдә,

Елларны камчыла...

Ут чыгарсын тормыш арбасы.

Тик гомерем, кирәксез йөк булып,

Артык кына була күрмәсен!

Кем дә яши –

(Ничек яшисең бит?)

Исән булсак, тулыр иллесе.

Тормыш тәгәрмәче түзсен

генә –

Тәртәләрдә атның җиллесе!

Юллар – озын.

Ярсу белән генә

Үтеп булмас кебек үрләрне.

Түземлеген атның үрләр белә,

Ел-гомерләр сыный

Ирләрне!..

 

Беренче кар

Яшь кәләшнең туй

күлмәге кебек –

Гел җуелмас төсле

Тәүге сафлык.

Беренче кар гөнаһ тулы җирне

Һәм нәҗесне

Пакьлек белән каплый...

Тапланмаган әле,

Тапталмаган...

Ак күбәләк төшә генә әле...

Яшәргән һәм сафлыкка төренгән

Карт җиһанның

тантаналы мәле!

Ялгышасың,

Әй, нәни күбәләк...

Таптарлар да сине,

Тапларлар да,

Гамәлләрнең бу бөек әйләнеше,

Бу – яшәеш, диеп

акларлар да...

Беренче кар –

Тәүге сөю кебек...

Ялгышкан күбәләк җиргә төшә...

Ялгышсак та, без түләргә әзер

Шул ялгышның һәр мизгеле өчен...

Ак сафлыкның бер мизгеле өчен!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев