Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Килер әле җиргә бәхет язы...

26 апрель – Туган тел көне, шигырь бәйрәме. Сезнең игътибарга Рүзәл Минһаҗев шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Күрдем бит мин ачлык ни икәнен,

 Күмәч эзләп талган күзләрне...

Еллар түгел, бары авырлыклар,

Якынайта икән көзләрне.

Салкыннардан, ялкыннардан түгел,

Ачынудан өзелә үзәкләр.

Шартлаулардан җирләр тетрәгәндә,

 Ничек түзә икән йөрәкләр?!

Без борчылган тормыш мәшәкате,

 Бер уйлансаң, бигрәк вак икән.

Дөньялары җитеш заманда да

Суга тилмерүләр хак икән.

Тормышларда ачы борылышта,

Аңлашмыйча уза гомерләр.

Бу егетләр түзгән сынауларга

Түзә алмас хәтта тимерләр...

Дөнья җилләренә каршы барып,

Туры тотам тормыш җилкәнен.

Үз күңелем белән күрдем бит мин

Чын ДУСЛЫКның нәрсә икәнен!

 

***

“Бер кайтырбыз”, – диеп киттегез дә,

 Күңелләрне ятим иттегез.

Шәфәкъләргә карап юл алдыгыз,

 Офыкларга барып җиттегез…

 Сез барында яшәү нурлы иде.

Бар иде бит дөнья кызыгы!..

Сезләрдән соң күктә сүнде кояш,

Түбән төште тормыш сызыгы...

Тамаклардан күптән үтми ризык,

Яхшы хәбәр чыкмый гәҗиткә...

Дөнья куу инде күптән бетте,

Халык чаба хәзер мәчеткә...

Мине аңлар җирдә бик-бик азлар,

Сагыш күлен билдән кичкәннәр.

Сиздермичә, елмаюлар аша

Ачы яшьне күпләп эчкәннәр.

Килер әле җиргә бәхет язы,

Гөрләвекләр агар ургылып.

Җиңеп кайтыр газиз солдатларым,

Килер шатлык язгы җил булып.

 

Солдат хаты

Үз аягым белән кайтсам әгәр,

Сөйләр идем тормыш серләрен.

Бәйләп сөйләр өчен җитмәс сүзләр,

 Китапларга сыймас күргәнем...

Уттай янып, ихтыярны табып,

 Сагынуларга ничек түзгәнем...

 “Бер кайтырбыз”, – дигән өметемне

Ничә ялгап, ничә өзгәнем...

Туган туфрагыма кайтып аусам,

Кагар идем күңел тузанын.

Гомер бакый бер дә күрешмәгән.

Мин сагындым сине, туганым!..

Үзәк өзгеч җилләр озак исте,

 Карсыз булды быел кышларым.

Сабыеннан өзеп алып безгә

Икмәк алып килде дусларым...

Бу мизгелләр бүтән кабатланмас.

Матур тормыш безгә кирәк тә...

Күңелемдә калыр күргәннәрем,

 Тик тирәндә калыр йөрәктә..

 

 ***

Үз туганым кереп китте бүген.

Кереп китте утка, ялкынга...

Өй җылысын хәзер бирәлмибез,

Син еракта, туган, салкында...

Су тамчысы кебек бергә үстек,

 Моңлы җырлар тыңлап бишектән.

Тик нигәдер юллар аерылды

Чыгып китүгә үк ишектән.

Әй туганым, йөрәк парәм минем!

Син киткәчтен йөрәк яшьләнде.

Ә син, җирем, нигә сыныйсың соң

Бер гаепсез безнең яшьләрне?!

Салкын окопларда үтә гомер.

Өметсезлек баскан җиһанны...

Әллә без дә җәлилчеләр инде?

Тыңлап үстек юкса Илһамны...

Ул якларда шатлыкның юк эзе,

Анда бары сагыш диңгездәй.

Үз улының кайтуларын көтеп

Шашып елый бүген нигезләр.

Бу шигырем күңелемне ертып,

Күз яшьләре белән языла.

Егетләрне башка сынама син,

 Жәллә инде, зинһар, аз гына.

Аңлар кебек мине яз гына...

Бар өметем минем – яз гына...

Кирәк түгел инде байлык, мөлкәт.

Кирәк бары имин булуың!

Фәрештәләр сезне саклап йөртсен,

 Исән йөреп кайт син, туганым!

Рузәл Минһаҗев.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев