Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Килер әле җиргә бәхет язы...

26 апрель – Туган тел көне, шигырь бәйрәме. Мөҗәһит Әхмәтҗанов шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Тукай ул берәү генә

Тукай әллә ничә булмый,
Тукай ул – берәү генә.
Ләкин кереп утырган ул
Күпләрнең күңеленә.
Тукай пәйгамбәр түгел, тик
Аны белмәсәң – гарьлек.
Чөнки язган һәр җөмләсе
Хәдисләргә тиңләрлек.

Тукайга баш иябез һәм

Чәчәкләр китерәбез.

Тукайны укып, үткәнне,

Киләчәкне күрәбез.

 

Яратырга була икән

 Күрмичә дә яратырга

Була икән,

 Күрмичә дә җан атарга

 Була икән,

Әгәр дә ул халык өчен

 Җанын кыйса,

Тел, милләткә бар гомерен,

Көчен куйса,

Гел игелек, шәфкатьлелек

Кенә кылса,

Иҗатында Тукаебыз

Кебек булса!..

 

Җил дә вакытында исеп,

 Яңгыр да вакытында ява.

Г.Тукай.

Тукай бабай, син шулай да

 Бераз арттыргансыңдыр.

Бүген хәлебезне күреп

Аптырый торгансыңдыр.

Җәй аеннан көз башланды,

 Көз аеннан кыш керә.

Әллә бозык кавемме без,

 Җәзамы шуңа күрә?

Басу тулы җыелмаган

Яшелчәләр, игеннәр:

“Бер яңгырсыз көн дә юк”, – дип,

Башкайларын игәннәр.

Агулап, җиргә чәчәбез,

Агулап үстерәбез.

Кешедә мең төрле чир бар,

Шул агудан күрәбез.

Алай да син, Тукай бабай,

Шәп шигырьләр язгансың.

Ышанасы килә бик тә,

 Чындыр алар, ялгансыз...

Әгәр безнең белән булсаң,

Белмим, ни язар идең...

Бу көннәргә түзәлмичә,

Акылдан язар идең...

 

 

Тукай энем (гафу ит),

 Мин синнән өлкән инде.

Синең егет чакларны

 Мин күптән үткән инде.

Син язганның барсына

Шик-шөбһәләр тотмыйбыз.

Хәтта “Шүрәле”ңне дә

 Чынга юрап укыйбыз.

Сезнең чорда җил, яңгыр

 Гел вакытлы булганнар.

Кура җиләк, җир җиләк

 Шулкадәре уңганнар...

Җиләк дигәннән, җиләк

 Хәзер дә әйбәт уңа.

Шәһәр һәм авыл халкы

 Ябырылалар шуңа.

Ә яңгырлар... яумаса,

 Ай буена таммый да.

Ә бер ява башласа,

 Коя бер туктамый да.

Җилләр дә, син язганча,

 Исми хәзер, Габдулла.

Бертуктамый гарасат,

Тыныч көннәр аз була.

Син ул язганнарыңа

Ялганнар кертмәдеңме?

Җил, яңгыр мәсьәләсен

 Бераз күпертмәдеңме?

Күрсәң иде син бүген

Җилнең ничек искәнен...

Ә яңгырның боз белән

Дулап явып үткәнен...

Юк, күрсәң дә син аңа

 Ышанып бетмәс идең.

Туган ягың ямьсезләп,

 Язмаңа кертмәс идең.

Әлегә бездә шулай,

Син язганча ук түгел.

Туган яктан чит җиргә

Барыбер тартмый күңел....

Мөҗәһит Әхмәтҗанов.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев