Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дүртьюллыклар

Укучыларыбыз язган шигырьләрне тәкъдим итәбез

Төрле-төрле агач үсә

Катнаш урманнарда,

Әнә шулай төрле була

Якын туганнар да.

***
Татар мәдәниятенең

Тагын бер гөле шиңде.
Озак юксынырбыз әле

Рамил Курамшинны!

***
Җанга якын, күңелгә тиң

Халкыбызның җырлары.
Җыр белән хезмәтне бәйли

Егетләре, кызлары

. ***
Айның нуры булмас иде,

Якты йолдыз булмаса.
Татар бөек булмас иде,

Тукаебыз тумаса.

***
Уңган-булган безнең татар,

Таркалмаслык нык сафлар,

Кирәк булса, яу кырында

Газинурны кабатлар.

***
Акча кайда саклаганны

Белә карт та, карчык та:

Ярлылар саклый янчыкта,

Байлар саклый капчыкта.

***
Юлларның була төрлесе:

Такыры, тайгагы да.
Дусларның да бар төрлесе:
Ярлысы, байлары да.

***
Теләкләрем кабул булса,

Мин яңгыр теләр идем.
Шулай да кыш көнендә

Яңгыр яумасын димен!

***
Ашаганы май гына,

Ияләшкән җайлыга

, Ялагай ул түрәгә,

Шуңа рәхәт күрә дә!

***
Берәр төрле закон кирәк

Котылырга этләрдән.

“Депутат” диеп тормаслар,

Аларны да тешләрләр!

***
Язмышларга язылган

Егыласы, торасы.
Һәркемнең үз кыйбласы:

Соңгы кат егыласы.

***
Биш миллион тонна ашлык

Тапшыргач бик шатландык.
Ипигә бәяләр арткач,

Барыбыз да таң калдык!

***
Үз җирендә иген иккән

Бәхет эзләми читттән,

Иленә тарала даны

Хөрмәт итәләр аны.

***
Язмышыма үпкәләмим:

Мине бәхетле итте.
Ходаемның рәхмәтедер,

Яшем туксанга җитте.

***
Юкка-барга сүгенмим,

Ашка башлап үрелмим,
Мохтаҗларга ярдәмчел,

“Таш бәгырьле” түгел мин!

***
Сугыш чоры баласы мин,

Юк инде яшьтәшләрем,

Буразнага ятып үлде

Сабанчы иптәшләрем.

***
Мәхәббәт белән мәрхәмәт

Янәшә булса әйбәт.
Мәхәббәтеңне табарсың,

Ходай бирер мәрхәмәт.

***
Барча бәндә керә алмас

Китапка һәм тарихка.
Ходаебызның колы бул,

Язмышыңа карышма!

***
Кайгырмыйбыз без юкка,

Бездә акча бер букча.
Букчабыз алай зур түгел:

Акча сыя бер учка!

***
Сокландыра, рухландыра

Мәчет манаралары,

Изге ислам рухы ала

Мөселман балалары.

***
“Имансыз” булып йөрмә син

Догалар аз белсәң дә,

“Бисмилла” диеп эш башла,

“Амин” белән төгәллә.

***
Талдан талга, ярдан ярга

Күчерә аналары,

Очарга канат ныгыта

Сандугач балалары.


Ягсуп Мортазин Бөгелмә шәһәре

Фото - "Татар-информ" архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев