Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дүртьюллыклар

Даими укучыбыз Ягсуп Мортазин шигырьләре

Сарык сатмыйлар базарда,
Саталар тик итен,
Әллә хәләл, әллә харам:
Аеру бик читен.
***
Кызарып пешкән алмалар – 
Дусларымнан күчтәнәч.
Бәйрәм ашы – кара каршы – 
Миннән тавык һәм әтәч!
***
Гомер юллары күптөрле:
Бар такыры, тайгагы,
Егылмыйча үтәр өчен
Кирәк Ходай ярдәме.
***
Язмышыңа буйсынсаң,
Изге гәмәлләр кылсаң,
Яшәрсең акыл җыеп,
Ходай рәхмәтен тоеп.
***
Сәләтлеләргә сокланам,
Әдәплегә баш иям,
Сәләтне дә, әдәпне дә
Бер Ходай үзе биргән.
***
Телнең сафлыгын сакла,
Ботарлаулардан якла,
Милләтеңә хезмәт ит,
Җаның тәнеңдә чакта!
***
Эшләргә яратмады,
Кредит алып “мал тапты”,
Үлем түшәгендә дә 
“Кредит” диеп саташты.
***
Минзәләдә тимер күпер
Әби-патша салдырган.
Үткән заманга һәйкәл ул,
Курыкмый җил-яңгырдан.
***
Исем китми искегә,
Гел омтылам яңага.
Яңа да тиз искерә,
Янә китәм базарга.
Ил белән идарә итә
Базар мөнәсәбәте. 
Сату-алу кызу бара,
Әмма юк мәрхәмәте!
***
Теле бик “озын”,
Акылы кыска,
Ходайны сүгә,
Бер “эче пошса”.
***
Уң кул белән ашыйлар,
Сулы белән кашыйлар.
Уң белән сулны бутый
Тинтәк белән сантыйлар.
***
Дөнья үзгәреп тора,
Була яңалыклары.
Элеккеге “партбюро”
Хәзер – мәчет картлары.
***


Ягсуп Мортазин. 
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев