Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дүртьюллыклар

Ягсуп Мортазинның дүртьюллыкларларын тәкъдим итәбез

 

Дөнья шулай яратылган:

Яратасың берәүне,

Икәү бергә үткәрәсең

Аптырауны-йөдәүне.

***

Җитдилеккә өйрәттеләр

Шаян авыл баласын

Әнкәемнең тәмле теле,

Әткәмнең күз карашы.

***

Сокланам Садриевка:

Зур ихтирам казанды,

Тукай бүләге алды,

Авылда яшәп калды!

***

Сокланасың, күрәсең дә

Яратышкан парларны.

Ялгышлар да, язмышлар да

Аермасын аларны!

***

“Җир улы” булып яшәдем,

Җиргә тамды яшьләрем,

Җиргә хыянәт итмәдем,

Җирдә булыр җәсәдем.

***

Сәкинәгә яучы килгән

“Дәрәҗәле” бер ирдән.

Ике хатыны бар икән,

“Булса булсын!” – ди микән?

***

Вакытлы мавыгу белән

Бутама мәхәббәтне.

Саф мәхәббәт була фәкать

Сакласаң мәрхәмәтне.

***

Кеше булып туганмын,

Сәламәт күзем-башым,

Үз карашларым белән

Яшәргә бардыр хакым!

***

Хәтерем әйбәт, шөкер,

Хатирәләр яңартам,

Күнелдә эз калдырган

Хәлләрне уйлап ятам.

***

Улыбыз Себердән кайткан,

Анда булды байтактан,

Әнисенә яулык алган,

Миңа түбәтәй “тапкан”.

***

Шырт-шырт атлап, кәҗә йөри

Бакча сукмагы буйлап,

Кеше-фәлән күрмәгәндә,

Кимергәләргә уйлап.

***

Безнең халык гадәтле,

Гадәтләре әдәпле,

Әдәплеләр булыша

Үстерергә сәләтне.

***

Бигрәк арзан булганга,

Ала идек гел шалкан,

Тозыбыз булмаганга,

Пешерә идек талкан.

***

Килеп-китеп йөрмәдек без

Гыйлем эстәп шәһәргә,

Авыл мәктәбе өйрәтте

Кеше булып яшәргә.

***

Һәр кич саен әби кызын

“Аулак өй”гә озата,

Бер үк сүзләрне кабатлый:

– Кызым, башыңны сакла!

***

Авылда да яшәдек,

Ярап тора шәһәр дә,

Дөнья ямьле, дөнья киң:

Яшәргә дә яшәргә!

Ягсуп Мортазин, Бөгелмә шәһәре

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев