Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дүртьюллыклар

Игътибарыгызга дүртьюллыклар тәкъдим итәбез.

Сандугачлар сайрап кына
Күтәрә күңелемне.
Пар сандугачлардай идек,
Язмыш аерды безне.
***
Акыл-фигыльләр күп төрле,
Аңлыйсың бергә торып.
Ягымлыларга якын бул,
Якын йөрмәсен кырыс!
***
Күршем Хатип – гаҗәеп тип,
Бер сәерлек бар анда,
Укытучылыгын ташлап,
Күкәй сата базарда!
***
Өзелеп сөйдем тормышны,
Илкәемдә яшәдем.
Иманым камил, шөкер,
Шунда булыр җәсәдем.
***
Күзләрем әйбәт күргәндә,
Колаклар ишеткәндә,
Син булырсың яннарымда,
Мин дөньядан киткәндә.
***
Изге минем теләгем:
Бай булсын туган илем!
Туган илебез бай булыр,
Кадерли белсәк җирен.
***
Чәчләр һаман агара,
Гөмерләр үтеп бара,
Күңел яшь килеш кала,
“Бабай,” – дип әйтеп кара!
***
Зур Себердә йөрдем әле,
Себерне күрдем әле,
Себер чәчәк ата хәзер,
Бетә сөргән эзләре.
***
Нәүмизләнеп уйга талганда,
Кайгы-хәсрәт урап алганда,
Кулларыбыз булды кулларда,
Егылмадык тайгак юлларда.
***
Сокланам алсу таңга,
Күктәге йолдызларга.
Илаһи бер матурлык,
Гүзәллек бар аларда.
***
Яшьлегем калды еракта,
Кире кайтмый, елап та,
Шөкер, картлыгым алда,
Хәерле кылсын Аллаһ!
***
Пар сандугач кебек идек,
Аерды язмыш безне,
Сак белән Сокка тиңлибез
Без хәзер үзебезне.
***
“Җырлый-җырлый үләрмен мин”
Дигән шагыйрь,
Шагыйрьдән үрнәк алырга
Күпләр әзер.
***
Тирең тамсын җиргә,
Файдалы бул илгә,
Хезмәт итү илгә –
Горурлык һәр иргә!
***
“Таулар җыры”н җырлап узды
Карт партизан җәйге иртәдә.
Күпме кайгы, күпме хәсрәт
Күтәрде бит безнең җилкәләр.
***
Җырга-моңга гашыйк бәндә мин,
Моң коткара яну-көюдән.
Кат-кат тыңлыйм “Әллүки”не дә,
Татар булганыма сөенәм!
***
Эре мал юк абзарда,
Хәзер йөрмим базарда,
“Өметсез – шайтан”, – диләр,
Өмет тавык-казларда!
***
Түтәлдә үскән,
Өстәлгә күчкән –
Халкым шигыре
Бу инде күптән.
***
Тән сәламәт, башта зиһен,
Уйлыйсың иртә-кичен.
Яшәп туймас гомер өчен
Ходайга рәхмәт дисең.
Ягсуп Мортазин.
Бөгелмә шәһәре.

Фото - https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев