Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бушап калган инде көзге бакча...

Бушап калган инде көзге бакча: Помидор да үсми, кыяр да... Белми торган чаклар уңышны да Һәм... җанны да кая куярга...

 

 

Кишер түтәлләре шәрә калган,
Базда күптән шалкан, тормалар...
Баш очымнан, тигез почмак ясап,
Очып бара, әнә, торналар.

Кай тарафка юллар сабалардыр,
"Җылы як" дигәч тә, кем белсен?!
Берәү, икәү... җиде, сигез... унбиш... -
Санап өлгермәдем күбесен.

Әллә нигә моңсу булып китте, -
Саный барган саен яшь чыга...
Язлар җиткәч, кабат туган якка
Исән кайтыр микән барысы да?!

"Туган як" дим... Бәлки торналарның
Бу түгелдер туган яклары?
Кайталардыр оя корыр өчен
Һәм ишәер өчен ни бары...

Кайталар да... Көзен барыбер китә.
Каян килә икән бу гадәт? -
Безнең дөнья куып йөрүләргә
Әллә шушы микән төп сәбәп?!

Без - кешеләр, әзер ояларда
Канат ярып үскән булабыз...
Тик нигәдер, канат ныгып җиткәч,
Читкә китеп оя корабыз.

Кайтып күрергә дә җай тапмыйча,
Үтә гомер аннан гел читтә...
Очар кошлар бездән акыллырак, -
Елга бер кайта да бер китә...

Шәмсия Җиһангирова

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев