Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Һәр күңелдә шигырь уты бар

Хатын-кыз – нечкә күңелле зат. Тормышындагы һәр мизгел, дөньядагы һәр вакыйга күңелендә кала һәм ... шигырьләрендә чагылыш таба. Лилия Шәймиева шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Рәхмәт, әни!

Сабырлыгым җуя барган мәлдә

Иңнәремә бик сак кагылган,

Авырлыкта мине ташламыйча

Саклап барган һәрчак янымнан.

Ышанычым бетеп кешеләргә,

Тар сукмакта йөз кат абынган

Вакытларда миңа сердәш булган,

Дәва тапкан шашкан җаныма.

Дөнья авыр диеп, кулларымны

Салындырыр хәлдән саклаган.

Усаллардан, икейөзлеләрдән

Бөркет кебек мине яклаган.

Миңа тормыш бүләк

                                         иткән мәлдән

Минем өчен уйлап кайгырган.

Син ул, әни, мине ташламаган

Изге теләк, хәер-догаңнан...

Рәхмәт, әни! Синең елмаюың –

Кадерле ул миңа барыннан...

Татлы җимешем син...

Мин Ходайдан сиңа

                                      саулык сорыйм,

Бәхет сорыйм... диңгез кадәрле...

Чиксез булсын

                              синең тормышыңда

Һәрбер нәрсә, минем кадерлем...

Мин Ходайдан сиңа тәүфыйк

                                                       сорыйм...

Иман бирсен, бирсен игелек!

Йөрәгеңдә булсын яратуың

Бар галәмгә бүлеп бирерлек...

Мин Ходайдан сиңа

                                         гомер сорыйм...

Озын булсын бәхет еллары!

Һәр көнеңне бизәп торсын иде

Шатлык тулы гомер юллары...

...Ходай миңа сорау

                                            бирде шул чак:

“Кемнәр өчен өзелеп көясең?”

Җавап бирдем:

                                “Нәни кызым өчен.

Гел-гел килә аны сөясем!”

Татлы җимешем дә, кояшым да,

Бәхетем син, минем кызчыгым...

Син бит минем зарыгып көтеп

                                                             алган

Сөеп туймас нәни кошчыгым...

Онытмадым...

Оныттыңме әле Аны диләр...

Синең хакта хәтер яңартып.

Ул кешеләр, бәлкем,

                                          һичбер кайчан

Карамаган сөеп... югалтып...

Үзәгемне өзеп бу сорауны

Синең дусларың да бирәләр!

“Сөйгән булсаң әгәр, син ялгызың

Яшәр идең бүген...” дияләр...

“Яраттыңмы аны?” дияләр дә,

Кимчелегем эзләп табалар.

Читләр сүзләренә ышанганга

Өзелгәндер безнең аралар...

...Яратканга сине әлегәчә,

Тормыш башлап булмый яңадан.

Еллар түгел, һәтта минутым да

Синсез узган – тора ярадан...

Мин яратмам инде яңадан...

Бәхет нәрсә?

Күпләр сорый:

                             “Бәхет нәрсә?” диеп.

Минем өчен бик тә гади ул –

Сау-сәламәт балаларың белән,

Сөйгән ярың белән узган юл.

Бәхет нәрсә – сиңа гомер биргән

Әти-әниеңнең барлыгы.

И Ходаем, берүк алар өчен

Жәлләмә син еллар байлыгын.

Бәхет тагын яхшы кәеф белән,

Сөйгән эшең белән тулыдыр.

Кайчак бәхет якын дус кешеңнең

Ярдәм сузган җылы кулыдыр...

Кыз-улларның

                               сарылып иңсәләргә

Башын куйган мизгел – бәхет бит!

Син яратсаң, сине яратсалар –

Шулкадәрле рәхәт, бәхет бит!

Алтын-көмешләргә табынганда

Уйланырга кирәк әз генә...

Күпләр өчен гади булган нәрсә

Минем өчен кыйммәт хәзинә.

Яшәргә, сөяргә ашыгам...

Яратам. Табынам. Сагынам...

Тик сиңа һәрвакыт ашкынам...

Өзелә, түгелә өметләр...

Яшәргә, сөяргә ашыгам...

Юк сүздән кабынам, ялынам...

Син миңа кадерле барыннан...

Терәк бул иң авыр чакларда,

Китмә син азга да җанымнан...

Мең уйлар үтәләр башымнан...

Әгәр син югалсаң янымнан –

Бер көн дә өлгермәс үтәргә...

Шашармын төсле мин акылдан...

Җылысын тоярга азга да

Кулыңа сак кына кагылам...

Мин сине яныңда булып та

Өзелеп-өзелеп сагынам...

Лилия Шәймиева.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев