Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сәхнә

Диләрә Илалетдинова: «Иҗатыма сарыф ителгән чыгымнарны ирем каплый»

Җырчы үзе генә бу арада концертларда күренми. Диләрә белән интервьюны тәкъдим итәбез

Диләрә Илалетдинованың «Кирәк миңа игътибарың» җыры 15 елдан артык популярлыгын югалтмый. Җырчы үзе генә бу арада концертларда күренми. Диләрә белән интервьюны тәкъдим итәбез.

«Кеше сүзе белән яшәмәдем һәм яшәмәячәкмен дә»

- Диләрә, ирең белән бер егет тәрбияләгәнегезне беләм. Хәзер улыгызга инде ничә яшь?

- Февральдә улым Даниярга 5 яшь тула, Аллаһ боерса.

- Син хәзер концертларда бик катнашмыйсың бугай?

- Элек концертлар куеп йөргәннәр белән чагыштырсак, әйе, хәзер бик сирәк катнашам. Улым бәләкәй булганга, аны калдырып, чыгып йөри алмадым. Теләгем булса, бәлки, бу эшчәнлегемне шулай ук актив рәвештә дәвам да иткән булыр идем, ләкин гаиләм минем өчен беренче урында булгач, тулаем улымны тәрбияләүгә бирелдем. Хәзер Данияр инде үсеп килә, шуңа күрә әтисе белән калдыргалыйм. Мәсәлән, бу сезонда Илшат Вәлиев концертларында катнашам.

- Концертлы, гастрольле тормыш сагындырамы?

- Күрешкәч, җырчы кызлар белән гел искә алып утырабыз ул чакларны. Еш концертлар куеп йөргән вакытларымны сагынам. Әле дә, 9 көн автобуста яшәп, Себер якларында бер төркем җырчылар белән концерт куеп йөргәннәрем истә.

- 9 көн буе? Арыта идеме?

- Беләсеңме, әллә яшьлек булган – бер дә арытмый иде. Киресенчә, кызык һәм күңелле иде.

- Эстрадада дусларың бардыр?

- Якын дусларым юк. Без алар белән бары тик сәхнә коллегалары гына.

- Синең турыда «борынын чөйгән» дип уйлаучылар бар микән? Мондый фикер ишеткәнең бармы?

- Җиткергәннәре бар, син дә бу сорауны болай гына бирмисеңдер. Минем турыда шулай дип уйлыйлар да, якынрак танышкач, ялгышканнарын аңлыйлар, гадәттә. Ә болай, дөресен генә әйткәндә, кемнең ни уйлавы миңа барыбер. Кеше сүзе белән яшәмәдем һәм яшәмәячәкмен дә. Сезгә дә шуны киңәш итәм.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/dilara-ilaletdinova-iatyma-saryf-itelgan-cygymnarny-irem-kaplyi-5870466 

Фото – Интертат сайты архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев