Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саулыгым - байлыгым

Өлкәннәр медицина тикшерелүе үтә

Өлкән яшьтәге кешеләргә тирәнтен медицина тикшерүе уздырылды.


- Яңа ел башыннан Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрнең планлы тирәнтен медицина тикшерүен үткәрү буенча эш башланды. Беренче этапта өлкәннәр Мөслим үзәк хастаханәсендә лаборатор анализлар бирделәр, кардиограмма, флюорография үттеләр.
Икенче этапта  медицина каралуы төрле табибларда тикшерелүне күздә тота. Шушы уңайдан Мөслим районы поликлиникасы мөдире Илгиз Латыйпов җитәкчелегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны невропатолог Светлана  Дәүләтбердина, стоматолог Ольга Демьянова, офтальмолог Нәкыйбә  Гайнетдинова, хирург Али Агабеков һәм ЛОР табиб Рамил Мостаев тикшереде.
Өлкән яшьтәге кешеләргә җентекле медицина күзәтүе яшерен авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә, авыруга катлаулануга юл куймый. "Өлкән яшьтәгеләр өчен тикшерүне вакытында үтү бик мөһим, - дип ассызыклады Мөслим районы поликлиника мөдире Илгиз Латыйпов  профилактик әңгәмә вакытында.
Өлкәннәр медицина тикшерүен узу процедурасына зур җаваплылык белән карадылар, игътибарлы табиблар белән рәхәтләнеп аралаштылар, үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар табибларга, шәфкать туташларына өлкәннәргә карата шундый кайгыртучанлык һәм ихлас җылылык өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев