Фәнни кухня (Көндәлек аш-су рецептлары)
Без ризык әзерләүнең гомуми кагыйдәләрен бирәбез. Алар фантазияләрне чикләмиләр һәм теге я бу рецептны үзгәртергә яки төрләндерергә мөмкинлек бирәләр.
Сөтле чөгендер ашы
Яфраклары белән 2 чөгендер, 5 аш кашыгы дөге, 2 литр су, тоз, 2 стакан сөт.
Чөгендерне яфракларыннан чистартырга һәм эре угычта уарга, ә яфракларын юып ваклап турарга.
Кайнап торган тозлы суга чөгендер, чөгендер яфракларын, ә аннан соң юылган дөге өстәп 5—8 минут кайнатырга. 15—20 минут төнәтергә. Табынга биргәндә сөт салырга.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев