Фәнни кухня (Көндәлек аш-су рецептлары)
Без ризык әзерләүнең гомуми кагыйдәләрен бирәбез. Алар фантазияләрне чикләмиләр һәм теге я бу рецептны үзгәртергә яки төрләндерергә мөмкинлек бирәләр.
Сыр белән чөгендердән кайнар салат
Яфраклары белән 1 чөгендер, 1 суган, 200 грамм йомшак сыр, 1 стакан су.
Чөгендернең яфракларын аерып алып черекләреннән арындырырга да яхшылап юарга, сабакларын бик эре итмичә генә турарга, ә яфракларын ваклап турарга, йомшак сырны телемләп кисәргә, өстенә кайнар су салып болгата-болгата сыр эреп беткәнче җылытырга. Сыр белән су катнашмасына алдан әзерләнгән яфрак белән чөгендерне кушып яңадан бер кат кайнатып чыгарырга. Табынга кайнар килеш шулпа итеп бирергә, ә тозын табынга куйгач кына сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев