Фәнни кухня (Көндәлек аш-су рецептлары)
Без ризык әзерләүнең гомуми кагыйдәләрен бирәбез. Алар фантазияләрне чикләмиләр һәм теге я бу рецептны үзгәртергә яки төрләндерергә мөмкинлек бирәләр.
Йомырка белән бәрәңгедән кайнар кабымлык
5 бәрәңге, 2 баш суган, 3 йомырка, 1 стакан су, тоз, ярты чәй калагы кипкән дару ромашкасы, 3 аш калагы үсемлек мае.
Әрчелгән бәрәңгене юка итеп түгәрәкләп кисәргә, тозлы кайнар су салып кайнатып чыгарырга, 5-6 минут кайнатырга, туралган суган һәм кипкән ромашка өстәргә һәм капкачын каплап 10-15 минут төнәтергә. Аннан йомырка, үсемлек мае салып, куерганчыга кадәр болгатып бәрәңгене җылытырга. Кабымлыкны кайнар килеш бирергә.
Фото - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев