Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саулыгым - байлыгым

Фәнни кухня (Көндәлек аш-су рецептлары)

Без ризык әзерләүнең гомуми кагыйдәләрен бирәбез. Алар фантазияләрне чикләмиләр һәм теге я бу рецептны үзгәртергә яки төрләндерергә мөмкинлек бирәләр.

                                                                          Эремчек суы белән тюря

Арыш ипиен кечкенә генә шакмакларга, ә суганны ваклап турарга. Эремчек суына ипи белән суганны салып, май һәм тоз өстәргә һәм шундук табынга бирергә.

Тюряны җылытырга ярамаганлыктан, аны әзерләүдәге кайбер кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк. Азык турый торган такта һәм пычакны яхшылап юарга һәм тактаны кайнар су белән пешекләп алырга. Суганны яхшылап юарга. Ипи искергән булырга тиеш, ләкин күгәргән түгел.  Теләгән очракта тюряны кефир яки әчегән сөт белән әзерләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X