Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саулыгым - байлыгым

Фәнни кухня (Көндәлек аш-су рецептлары)

Без ризык әзерләүнең гомуми кагыйдәләрен бирәбез. Алар фантазияләрне чикләмиләр һәм теге я бу рецептны үзгәртергә яки төрләндерергә мөмкинлек бирәләр.

Тюря (суга яки кваска ипи белән суган турап ясалган ризык)

Тәкъдим ителә торган рецептлар ябыгырга теләүчеләр яки ач тору көннәре ясаучылар өчен. Тюряны әзерләү өчен яңа өлгергән кыяр, шулай ук киптерелгән яисә тозланган үсемлекләр дә ярый. Арыш ипиенең искерә төшкәне яхшырак. Ә тюряның сыек өлеше өчен яшелчә ашлары, әчегән җиләк-җимеш соклары, эремчек сулары һәм әчегән сөт тәкъдим ителә.

Крестьян тюрясы

200 грамм искергән арыш ипие, 1 литр квас, 2 баш суган, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тоз.

Арыш ипиен кечкенә генә шакмакларга, ә суганны ваклап турарга. Кваска ипи белән суганны салып, май һәм тоз өстәргә һәм шундук табынга бирергә.

Тюряны җылытырга ярамаганлыктан, аны әзерләүдәге кайбер кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк. Азык турый торган такта һәм пычакны яхшылап юарга һәм тактаны кайнар су белән пешекләп алырга. Суганны яхшылап юарга. Ипи искергән булырга тиеш, ләкин күгәргән түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев