Укучылар белән мастер-класс үткәрделәр
Сәнгать дөньясында

Укучылар белән мастер-класс үткәрделәр

Сәнгать мәктәбе укытучылары Мөслим урта мәктәбе укучылары белән очраштылар.

- Сынлы сәнгать бүлеге укытучылары Эльмира Галиева һәм  Гөлназ Талипова  Пушкин картасы буенча Г. Тукай ис. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 һәм 5 сыйныф укучылары өчен декоратив кулланма сәнгате буенча "Татар орнаменты" һәм "Мульт-открытка" темаларына мастер-класслар үткәрделәр. Укучылар мондый төр очрашудан бик канәгать калдылар, - дип язалар сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - Мөслим сәнгать мәктәбе архивыннан


Нет комментариев