Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Искә алу кичәсе

Салауз-Мухан авылы мәдәният йортында Миргарифан Ханнановны искә алу кичәсе үткәрелде.

4 февраль көнне Салауз-Мухан авылы мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ә.Авзалова исемендәге төбәкара конкурс фестиваленең Гран-при иясе Миргарифан Ханнановны искә алу кичәсе үткәрелде.

Аның сәхнәдәш дуслары - хезмәттәшләре һәм "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы җитәкчесе Фәнис Абдуллин, ветераннар советы җитәкчесе Илгиз Низамов, Йосыповлар гаиләсе кичәнең зур кунаклары булды.

Кичә моңлы жырлар, шигырьләр, матур хатирәләр белән үрелеп барды. Авылның яшь-моңлы сандугачы Айнур Латыйпов, Түбән Кама шәһәреннән махсус кайтып, тамашачыга моңлы җырларын бүләк итте. Миргарифан Ханнановның тормыш иптәше Венера ханым оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Кичәнең икенче өлешендә Салауз-Мухан авылы "Нур" халык театры Зөлфәт Хәкимнең "Әниемнең жылы кочагы" әсәрен тамашачыга тәкъдим итте. Спектакльдә Миргарифан Ханнанов башкаруында ике җырның язмасы яңгырый.

Фотолар - Салауз-Мухан мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев