«ИкРок» фестивале үтте (+фоторепортаж)
Музыка бәйрәмендә катнашкан һәр рок-группа, килгән кунаклар искиткеч матур салютны карый алды.
3 июнь көнне районыбызда зур музыкаль чара — «ИкРок» фестивале үтте.
Балалар һәм яшьләр өчен оештырылган фестивальдә республикабызның төрле районнарыннан 23 рок-группа катнашты.
Мөслим данын фестивальдә 3 төркем яклады. Фестивальгә якын-тирә районнардан гына түгел, Казан, Норлат, Башкортстан Республикасыннан катнашучылар килде.
Берсеннән-берсе сәләтле, үзенчәлекле музыкаль-инструменталь группалар арасында фестивальнең җиңүчеләрен сайлавы җиңел булмагандыр: һәрбер катнашучы кунакларның йөрәгенә үтеп керде.
Казаннан «Воздушная КуКуРуЗа», шулай ук башкалабыздан килгән «Красная скала» рок-грппаларына тиңнәр булмады. Алар беренче урынны алды.
Икенче урынны Мөслимнең «Холодный драйв» вокаль-инструменталь ансамбле, Менделеевск шәһәренең «Честное слово» группасы, Казаннан "Э. Т. А. И. М.«нар яулады.
Мөслимнең «МИрас» вокаль-инструменталь ансамбленең кечкенәләр төркеме, Норлаттан «Лунный успех» группалары өченче булды.
Фестивальдә катнашучылар арасында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде. Казан шәһәреннән килгән «Млечный путь» — «Иң яхшы авторлык группасы» исемен алды, ә «Кайтаваз» төркеме «Вокал» номинациясендә җиңүче булды.
Музыка бәйрәмендә катнашкан һәр рок-группа, килгән кунаклар искиткеч матур салютны карый алды.
Рәмилә Сәләмова һәм Римма Афзалова фотолары:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев