Гала концертта призлы урын алдылар
Сәнгать дөньясында

Гала концертта призлы урын алдылар

Мөслим сәнгатъ мәктәбенең «Тукай бизәкләре» ансамбле «Созвездие-йолдызлык» конкурсында 3 урынга лаек булды

 Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең Ольга Нуруллина һәм Булат Солтанов җитәкчелегендәге "Тукай бизәкләре" хореографик коллективы "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концертында чыгыш ясап, 3 урынга лаек булды.

"Балалар Татарстан Республикасының иң көчле иҗат коллективлары белән беррәттән сәхнә тотты. Бу - зур җиңү! Бу - безнең биючеләрнең, ата-аналарның һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе коллективы арасындагы озак, тырыш хезмәт һәм тыгыз бәйләнеш нәтиҗәсе", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

 Фотолар - сәнгать мәктәбе архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев