Әлмәт шәһәрендә тәҗрибә уртаклаштылар
Сәнгать дөньясында

Әлмәт шәһәрендә тәҗрибә уртаклаштылар

Әлмәт музыка көллиятендә фортепиано, тынлы һәм халык уен кораллары бүлеге укытучылары конференциядә катнаштылар.

- 28 октябрь көнне Әлмәт музыка көллиятендә республикакүләм фәнни-практик конференция булып узды. Анда республиканың 30дан артык шәһәр-районыннан сәнгать һәм музыка мәктәпләре укытучылары катнашты. Конференция эшендә Казан дәүләт консерваториясе мөгаллимнәре катнашында мастер-класслар узды. Күпсанлы конкурс-фестиваль җиңүчеләре, консерватория укытучылары конференциядә катнашучыларга концерт та тәкъдим итте. Үзара тәҗрибә уртаклашу максаты белән оештырылган әлеге чарада Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано, тынлы һәм халык уен кораллары бүлеге укытучылары катнашты, - дип язалар Мөслим сәнгать мәктәбеннән.

Фото - сәнгать мәктәбеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев