Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Яшь музыкантларның республикакүләм конкурсы

Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары «Юный пианист» исемле конкурста катнаштылар.

2 март көнне Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә яшь музыкантларның республикакүләм конкурсы узды. "Юный пианист" исемен йөртүче әлеге конкурста Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары да катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Камилә Габидуллина - дипломант, Язилә Мөхәммәтҗанова - икенче, Кадрия Сәлимова - өченче дәрәҗә дипломант. Укытучылары - Алеся Латыпова. Камилә Газетдинова шулай ук дипломант исеменә лаек булды. Укытучысы Розалия Хәбибуллина. Ралина Шәрипова 3нче дәрәҗә дипломант исемен алды. Укытучысы Филюз Шәрипова. Укытучыларга конкурсны оештыручылар исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фотолар - сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев