Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек бишьеллыгы

Традицияләрнең көче – уеннарда

Быел кышкы спартакиада иртәрәк башлана һәм үз эченә ун спорт төрен ала

Районда оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында спартакиада ярышлары үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел XXXVI кышкы спартакиада ярышлары 16 гыйнварда старт алачак һәм 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

– Спартакиадада ел саен дистәдән артык спорт төрендә 200дән артык спортчы катнаша. Барлыгы 10 спорт төре: армспорт (кул көрәше), бадминтон, өстәл теннисы, канат тарту, йөзү, бильярд, футбол, пневматик винтовкадан ату, чаңгыда узышу, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында волейбол ярышларында көч һәм җитезлек сыналачак. Авыл җирлекләре арасында спартакиада 7 февраль көнне узар, дип планлаштырабыз, – ди

район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.

Спартакиада спортчыларга матди ярдәм дә булып тора. Җиңүче командаларга саллы гына суммада сертификатлар тапшырыла.

– Мондый уеннар – спортны популярлаштыру өчен яхшы импульс, дип уйлыйм. Бәлки, кайбер спорт төрләренә коллективтан тыш аерым кешеләрне дә җәлеп итү кирәктер. Яшь чагында мин чаңгыда шуа идем. 8-9 сыйныфларда укыганда, чаңгы ярышларында катнашканым, җиңүләр яулаганым булды. 25 еллап чаңгыга баскан юк. Шулай да, оста чаңгычы булмасам да, башкаларның чаңгы шуганын күзәтергә яратам. Райондашларыбыз өчен җан атарга дип спорт ярышларына да барырга тырышам. Телевизордан чаңгы ярышларының трансляцияләрен даими карап барам. Кызыксынучылар булса, безнең җирлектә дә шорт-трек, керлинг, хатын-кызлар хоккее буенча ярышлар уздырырга булыр иде мөгаен. Спорт бик кызыклы һәм бик мавыктыргыч ул, – ди райондашыбыз Гөлнара Хөсәенова.

XXXVI кышкы спартакиаданы гыйнварда үткәрүнең сәбәпләре бар. 18 февральдә Рамазан ае башлана һәм 19 мартка кадәр дәвам итә. Изге Рамазан аена кадәр спорт ярышларын төгәлләү яхшырак.

– Спартакиаданы ел да көтеп алабыз. Бик ошый! Сәләтеңне, осталыгыңны күрсәтү, үзеңдә яңа сыйфатлар ачу, ә иң мөһиме – командада аралашудан ләззәт алу өчен менә дигән мөмкинлек ул. Спартакиада барган чорда башка командалар белән көндәшлек рухы хакимлек итә, – ди Миләүшә Хәлимова.

– Спартакиада – яшьләр арасында спорт белән шөгыльләнүгә кызыксынуны арттыру дә өчен менә дигән мөмкинлек. Яшүсмерләр сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәнә, спорт күнекмәләренең сыйфаты яхшыра һәм команда рухы барлыкка килә. Быел узган елларда уеннардан төшеп калган полиция, МЧС, прокуратура командалары да сафка басарга теләк белдерде,– ди Илшат Яббаров.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев