Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Мөгаллимә истәлегенә

Быел да, матур традицияне дәвам итеп, Тойгелде авылында укытучы Фәнисә Габделхакова призына чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 100дән артык укучы катнашты.

Фәнисә Габделхакова – Югары Табын авылы кызы. Мәктәптә укыганда ук чаңгы ярышларында беренчелекне бирмәгән, шахмат ярышларында призлы урыннар яулаган кыз, Әлмәт физкультура техникумын тәмамлагач, Тойгелде коррекция мәктәбенә физкультура укытучысы итеп билгеләнә. Биш елдан соң Фәнисә Тойгелде урта мәктәбенә күчә һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шушы мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли. 
– Фәнисәне безнең авылда бик нык яраталар һәм ихтирам итәләр иде. Көчле физкультура укытучысы иде ул. Язмыштан узмыш юк, гомере бик кыска булды. Балалар белән уртак тел табып, аңлашып эшләде, – ди Фәнисә турында авылдашы Ренат Баев.
– 2007нче елның 25 гыйнвар иртәсе беркайчан да онытылмас. Әнием, гадәттәгечә, безне битебездән үбеп уятты. Өчпочмаклар белән иртәнге чәйне эчтек. Әнием, әбыем hәм мин (әтиебез эшкә киткән иде инде) көлешә-көлешә мәктәпкә җыена башладык. Әнием: “Кызым, спорт киемеңне онытма, мин бүген сезгә дүртенче дәрестә керәм, яме?!” – дип, елмаеп куйды. Кичтән турап куйган итне суыткычтан алып: “Бүген бабагызның туган көне, котларга онытмагыз. Мәктәптән кайткач, бәлеш салырбыз”, – диде. “Игътибарлы булыгыз, урамда бозлавык!” – дип озатып калды. Бу әниебезнең безгә әйткән соңгы сүзләре иде, – дип Фәнисә апаның кызы Язилә әниле көннәрен искә төшерде.
Фәнисә Габделхакова истәлегенә узган ярышта башлангыч мәктәп укучылары арасында кызлардан Кәримә Фәтхуллинага (Мөслим гимназиясе) тиңнәр булмады. Мөслим лицееннан Рәйлә Садертдинова белән Тойгелде мәктәбеннән Алия Хәйретдинова дә беренче өчлеккә керде. Малайлар арасында Түбән Табыннан Альмир Хәбибуллин җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Олы Чакмактан Нурислам Гарипов һәм Яңа Усыдан Нияз Искәндәров бүлеште. 
Урта һәм өлкән сыйныфларда укучы кызлар – 2, малайлар 3 километрга узышты. Призлы урыннарны Әмәкәйдән Лиана Нуриева, Яңа Усыдан Камилла Григорьева, Олы Чакмактан Алина Нәбиева, Мөслим урта мәктәбеннән Ислам Гыйльметдинов, Михайловкадан Максим Игнатьев, Тат. Бүләрдән Раниф Хафизов алды. 
Башлангыч мәктәп командалары арасында – Мөслим гимназиясе, төп мәктәпләр арасында Әмәкәй командасы җиңүче булды.
Җиңүчеләргә бәйгенең иганәчеләре әзерләгән медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. 
 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X