РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә
Сайлаулар

РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә

Яңа Усы мәдәният йортында урнашкан 2006 санлы сайлау участогында тавыш бирү актив төстә бара

Участокта тавыш бирү башлану вакытына 277 сайлаучы теркәлгән. 14.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 36 проценты тавыш бирергә өлгергән. “Сайлаучылар күтәренке кәеф белән килә. Алдагы елларда да илебездә тынычлык, матур тормыш дәвам итсен дип тавышларын бирәләр”, – ди 2006 санлы сайлау участогы комиссиясе секретаре Лариса Петрова. Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Лариса Петрова фотосы. 

 

 

 


Нет комментариев