Мөслимдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары: тавыш бирү башланды
Сайлаулар

Мөслимдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары: тавыш бирү башланды

Иртәнге 8.00 сәгатьтә барлык тавыш бирү участоклары да сайлаучыларны кабул итә башлады

Мөслим районында РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү оешкан төстә башланып китте. Иртәнге 8.00 сәгатьтә барлык тавыш бирү участоклары да сайлаучыларны кабул итә башлады.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Фәридә Гайнетдинова фотосы. 

Мөслим гимназиясендә урнашкан 1989 санлы сайлау участогында иртәдән үк сайлаучыларның активлыгы күзәтелә. Тавыш бирүнең беренче көне булуга карамастан, сайлаучылар гражданлык бурычларын үтәргә ашыга. Участок сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Латыйпова билгеләп үткәнчә, сайлаулар башлану вакытына 1397 сайлаучы теркәлгән. 10.00 сәгатькә 200дән артык кеше тавыш бирергә өлгергән.

Район башлыгы Альберт Хуҗин сайлау комиссияләренең эшчәнлегенә югары бәя биреп, райондашларыбызны актив булырга чакырды, сайлауларның тыныч һәм матур узуын теләде.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.  

Район башлыгы да гражданлык бурычын Мөслим лицее бинасында урнашкан 1987 сайлау участогында үтәде. Сайлау участогына ул тормыш иптәше Лилия ханым белән килде.

1987 сайлау участогында тавыш бирү башлану вакытына 1309 сайлаучы теркәлгән. Иртәнге 10.00 сәгатькә 300гә якын райондашыбыз тавыш бирергә өлгергән. Комиссия рәисе Илдар Мадяров сайлаучыларның активлыгын билгеләп үтте һәм тавыш бирүләрнең тыныч узуын теләде.


Нет комментариев