Интернатта яшәүчеләр тавыш бирде
Сайлаулар

Интернатта яшәүчеләр тавыш бирде

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр гражданлык бурычларын үтәде

18 сентябрь көнне Мөслим интернат-йортында яшәүчеләрнең гаризалары нигезендә бинадан читкә чыкмыйча тавыш бирү мөмкинлеге оештырылды. Сайлаучылар янына 1985 нче участок сайлау комиссиясе рәисе, участок сайлау комиссиясе секретаре, ирекле халык дружинасы һәм полиция хезмәткәре составындагы төркем килде.

Интернатта яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр үзләренә уңайлы шартларда гражданлык бурычларын үтәп, сайлауларда тавыш бирделәр. Комиссия әгъзалары һәр сайлаучыга хөрмәт белән карадылар.

Тавыш бирү закон таләпләре нигезендә, сайлаучыларның яшерен тавыш бирү хокукын саклап үткәрелде.

Бу көнне шулай ук сәламәтлек мөмкинлеләре буенча сайлау участогына килә алмаган гражданнарның мөрәҗәгате буенча әлеге төркем шәхси йортларга барды. Мондый мөрәҗәгатьне участок сайлау комиссияләре 20 сентябрь, 14.00 сәгатькә кадәр кабул итә.

Гөлназ Җәлилова фотолары. 


Нет комментариев