Сайлаулар

Фәрит Мөхәммәтшин хатыны белән бергә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты

Бу хакта ул Макстагы үз каналында хәбәр итте

Фото: https://max.ru/id1654014349_gos2
Фото: https://max.ru/id1654014349_gos2

ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тормыш иптәше Луиза Акрамовна белән бергә IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Бу хакта ул Макстагы үз каналында хәбәр итте.

Ул Татарстан халкын үзләре белгән һәм ышанган кандидатлар өчен, шулай ук үз эшләре белән абруй казанган кандидатлар өчен тавыш бирергә чакырды.

«Битараф калмагыз!» – дип йомгаклады Мөхәммәтшин.

 

 


Нет комментариев