Дәүләт Думасына сайлау: икенче көн тавыш бирү бара
Сайлаулар

Дәүләт Думасына сайлау: икенче көн тавыш бирү бара

Сайлаучларга тавыш бирү өчен участок сайлау комиссияләре членнары барлык мөмкинлекләрне тудыралар

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирүнең икенче көне дәвам итә. Көндезге 12.00 сәгатькә район буенча барлыгы 9754 сайлаучы тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 66,9 проценты. Барлык сайлау участокларында тавыш бирү тыныч һәм оешкан төстә үтә. Сайлаучларга тавыш бирү өчен участок сайлау комиссияләре членнары барлык мөмкинлекләрне тудыралар.

Тойгелде авыл җирлеге территориясендә урнашкан 2012 санлы сайлау участогы Ташлияр авылы мәдәният йорты бинасында эшли. Сайлаулар башлану вакытына барлыгы 232 сайлаучы теркәлгән. Бүгенге көндезге 12.00 сәгатькә 145 сайлаучы тавыш бирергә өлгергән. Әлеге участокта Тойгелде авыл җирлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар уза. Сайлаулар 6 санлы Ташлияр бер мандатлы сайлау округы буенча үтә.

 –Тавыш бирергә килүче авылдашларыбыз күтәренке кәеф белән киләләр. Гаиләләре, балалары һәм оныклары белән килүчеләр дә бик күп. Тавыш биргәч һәркайсы үзләренә бирелгән браслетлар белән фотога да төшәләр. Бәлки араларыннан машина яисә айфон да отучылар булыр. Тавыш бирү тыныч һәм матур дәвам итә, - дип хәбәр итте 2012 санлы участок сайлау комиссиясе секретаре Фирая Галиева.

Фирая Галиева фотосы. 


Нет комментариев