2026 елда сайлауда 40 мең тирәсе яшь татарстанлы беренче тапкыр тавыш бирә
Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» акциясенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте
«Республика яшьләре турында сөйләсәк, бу 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге миллионнан артык кеше, бу Татарстан Республикасы халкының 24,5 проценты диярлек. 840 мең – бу төркемнән сайлау яшендәгеләр, һәм 40 мең тирәсе – беренче тапкыр тавыш бирүчеләр, сайлауларда катнашу яшенә җиткән яшьләр», - диде Фазлыева.
Аның сүзләренчә, сайлау алдыннан республикада яшәүче студентларга һәм яшьләргә тавыш бирүне уздыру тәртибе турында мәгълүмат бирүгә аерым игътибар бирелгән. Мондый эш 100 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә башкарылган, шуларның 63ендә сайлау участоклары эшләячәк.
Фазлыева өстәп әйткәнчә, сайлау алдыннан мәгариф учреждениеләрендә кураторлык сәгатьләре һәм студентлар дебатлары узган.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 2,9 млн нан артык сайлаучы исәпләнә, шуларның 43 меңе беренче тапкыр тавыш бирәчәк.
Нет комментариев