Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Вәгъдә-антлар гына җаваплылыктан коткара алмый

22 июнь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган Шәйхетдинов эшен карады.

Шәйхетдинов гаебен тулысынча таныды.

– Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырганым бар иде, бу юлы тотылдым. ДАИ инспекторларыннан качып булмый икән, үзәк урамда тоткарладылар. “Права”сыз ике кулсыз калам. Бәлки, бер очракка гафу итәрсез? Машинам да кредитка алынган иде. Гаебемне тулысынча таныйм. Башка эчмәскә ант итәм, – диде Шәйхетдинов, сабыйларча беркатлылык белән. 

Мировой судья ир-атка гаебен раслаучы видеоязманы да тәкъдим итте. Анда Шәйхетдиновның машинада Пушкин урамындагы сәүдә үзәге артына кереп китүе, артыннан “мигалка”сын кушкан ДАИ машинасының баруы күренә. Алкотестер Шәйхетдиновның канында алкоголь промиле күләменең рөхсәт ителгәннән өч мәртәбә артык булуын күрсәткән. 

– Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар, суд алдына баскач кына, машинасы ярдәмендә гаиләсен туендыруын, аның бердәнбер акча чыганагы булуын аңлый. Гафу сорап, “башка эчмим” дип бирелгән вәгъдә-антлар гына җаваплылыктан коткара алмый, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев