Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Фәсхиева эшен карады. Фәсхиева гаебен тулысынча таныды.

– Алдагы көнне иптәш кызлар белән көтелгән ялларны “юган” идек. Атна буе эшләп арыгач, атна азагында күңел ачасы килә. Баланы бакчага илткәндә эләктерделәр. Гаепле кешенең калтыравы тавышына, хәрәкәтләренә чыга бит. ДАИ инспекторларын күргәч, машинаны юлдан кисәк борып киткән идем, алар, шикләнеп, арттан килеп туктадылар. Гаебемне таныйм. Спиртлы эчемлекләр куллануның юньлегә илтмәвен дә беләм. Ә кем эчми соң хәзер?! – диде Фәсхиева.

Мировой судья Фәсхиеваның гаебен дәлилләүче видеоязма да күрсәтте. Аннан күренгәнчә, Фәсхиева ДАИ инспекторлары тәкъдиме белән алкотестерга өрә. Алкотестер Фәсхиеваның канында спиртның рөхсәт ителгәннән ике мәртәбә артык булуын күрсәткән.

– Райондашыбызның спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утыруы – җинаять. Спиртлы эчемлекләр белән дус булучыларга машина йөртү турында онытырга туры киләчәк, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Судта Фәсхиеваның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганы өчен бер ел эчендә 5 тапкыр административ җаваплылыкка тартылганлыгы мәгълүм булды. 

Суд каршына баскан райондашыбызга административ җинаять кылганы өчен 45 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев