Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Бәби тәпиен “юган” һәм спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Шаев мировой суд алдына басты.


Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, эшен дә югалтачагын белгәч, райондашыбыз башка сыймаслык дәлилләр дә китереп карады. – Мин машинада йөрмәдем бит, туктагач алкоголь кулландым. Мин өйгә кереп киткәч, кемдер машинамны куып алып киткән. Мин түгел ул! – диде гаепләнүче.
Кылган гамәлләренә дәлил буларак күрсәтелгән видеоязманы карагач, Шаев гаебен танырга мәҗбүр булды. Видеоязмада ДАИ инспекторының аны Колхоз урамында туктатуы, документларын тикшерүе, алкотестерга өрдерүе һәм руль артындагы кешенең нәкъ менә Шаев булуы аермачык күренә иде. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 19 май санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев