Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Хәсәншин эшен карады. Хәсәншин гаебен тулысынча таныды. Мировой судья, Хәсәншинның күрсәтмәләренә дәлил буларак, аның гаебен раслаучы видеоязманы да күрсәтте.

– Спиртлы эчемлекләр кулланам, тик алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыруым дөрес түгел. Гаебемне таныйм, – диде Хәсәншин.
Видеоязмадан күренгәнчә, Хәсәншин ДАИ инспекторлары тәкъдим иткән алкотестерга өрүдән баш тартмый. Башка бик күпләр кебек алкоголь куллануын да инкарь итми, үзен җибәрүләрен дә сорамый.
 – Алкотестер алкоголь күләменең рөхсәт ителгәннән ике тапкыр артыграк булуын күрсәтте. Райондашыбызның спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыруы беренче генә тапкыр түгел. Ул 4 ел элек тә шундый ук төр административ җинаять өчен җавап тоткан иде. Күрәсең, гамәленнән сабак алмаган, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Хәсәншин эшеннән китәргә мәҗбүр булуын әйтте, чөнки авылдан район үзәгенә таксида йөрү кыйммәткә төшәчәк. Бу хакта ул хөкемдарга үзе әйтте. 
Җәмәгать суды административ җинаять кылганы өчен райондашыбызга 30 мең сум штраф билгеләде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Фото "Татар-информ" архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев