Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

31 март көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Галимов эшен карады. Галимов үз гаебен танырга теләмәде. Мировой судья Галимовның гаебен раслаучы видеоязманы күрсәткәч тә, ул торыш-халәтенең сәбәбен хәлсезлеккә сылтады.

– Беркайчан да алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утырганым юк. Хастаханәгә барып йөрисем килмәгәнгә генә ДАИ инспекторлары беркетмәсенә кул куйдым, – диде Галимов.
Галимовның ДАИ инспекторлары тәкъдим иткән алкотестерга өрүе, анда алкогольнең рөхсәт ителгән күләменнән өч тапкыр (!) артык булуы видеоязма буларак теркәлгән, югыйсә! Тик райондашыбызның үз сүзен бирәсе килмәде. Суд дәвамында: “Минем праваны алсагыз, эшсез калам бит,” – дип утырган ир-ат, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөрткәндә, бу хакта уйламаган. 
– Райондашыбыз кичен тоткарланды. Качып котылырга теләсә дә, булдыра алмады. Күпләр кылган гамәлләренә үкенүен белдерә, Галимов исә судта да хаклы булуын расларга маташты, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Җәмәгать суды алдына баскан райондашыбызга административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Фото "Татар-информ" архивыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев