Канында алкоголь биш тапкыр нормадан арткан
Сабак булсын

Канында алкоголь биш тапкыр нормадан арткан

Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган Абдуллин эшен карады. Абдуллин гаебен танымады

– Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә беренче утыруым. Кичә эчкән бүген берничек тә чыга алмый! Минем өстән кемдер әләкләшкән. Мин гаепле түгел! ДАИ инспекторлары да ышанмый, сез дә! Мин рульдә эчеп йөрмим, – диде Абдуллин.

Мировой судья ир-атка гаебен раслаучы видеоязманы тәкъдим иткәннән соң да рай-ондашыбыз һаман үзенең гаепсез булуын исбатларга теләде. Видеоязмада Абдуллинның көчкә сөйләшүе, аягында чайкалып торуы аермачык күренә. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән тикшерү дә гаепләнүче файдасына түгел. Алкотестер райондашыбызның канында алкоголь күләменең рөхсәт ителгәннән биш мәртәбә (!) артык булуын күрсәткән.

– Алкоголь кулланучылар һәрвакыт аклану юлларын эзли. Абдуллинның алкоголь эчемлекләр кулланып рульгә утыруы хакында юлдагы иминлеккә битараф булмаучылар шалтыратып хәбәр итте, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Абдуллинга, административ җинаять кылганы өчен, суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде. Моннан тыш ул 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев