Ел башыннан районның ДАИ хезмәткәрләре хәмер кулланып рульгә утырган биш шоферны тоткарлаган
Тоткарланган машина йөртүчеләрнең спиртлы эчемлекләр куллануын тануы – бик сирәк күренеш
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Гыйниятуллин эшен карады. Ул гаебен танымады.
– Мин эчмәдем, ялгыш тоткарладылар. Кемдер хәбәр иткән. Дошманнарым күп, шуларның гына эше бу! Баш авыртудан көчле дарулар эчтем. Бәлки, шулар составында спирт булгандыр. Үземне гаепле дип уйламыйм, минем суд каршында басып торуым – зур хата! Сез моның өчен җавап бирәчәксез! – диде Гыйниятуллин, хаклы булуын расларга теләп.
Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы күрсәткәч, гаепләнүче бер мәлгә тынып калды. Видеоязмада хөкем ителүченең ДАИ инспекторы белән тарткалашуы, алкоголь кулланмаганын дәлилләргә тырышуы аермачык күренә иде.
Оператив видеоязмадан тыш алкотестерда һәм район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү нәтиҗәләре дә судта дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре Гыйниятуллинның канында спиртның тиешле нормадан ике мәртәбә артык булуын күрсәткән.
– Тоткарланган машина йөртүчеләрнең спиртлы эчемлекләр куллануын тануы – бик сирәк күренеш. Шоферлар ДАИ инспекторларын ничек кенә алдарга теләми. Гыйниятуллин да хәмер кулланганын бик озак инкарь итәргә тырышты. Ләкин, аннан спирт исе аңкудан тыш, хәрәкәтләрендә дә сүлпәнлек, вакыты-вакыты белән агрессия күзәтелде, – ди ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев