Социаль фонд рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанның 46 меңнән артык пенсионеры авыл хуҗалыгында эшләгән өчен югары күләмдә пенсия ала
Татарстан Республикасында эшләмәүче 45 624 пенсионер авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә акча ала.
-
Татарстанлылар 2024 елда картлык буенча пенсияне проактив рәвештә рәсмиләштерә ала
Социаль фонд Татарстанда картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген бүген өстәмә гамәлләрдән һәм кеше тарафыннан раслаучы документлар тапшырмыйча дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләргә мөмкинлек бирә.
-
Татарстан буенча социаль фонд бүлеге 2023 елда инвалидлык буенча 10,5 меңнән артык пенсия билгеләде
Узган елда Татарстан социаль фонды моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 10 534 иминият һәм социаль пенсия билгеләде.
-
Татарстанның 30 меңнән артык медицина хезмәткәре 2023 елда махсус социаль түләү алды
Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык суммага 304 мең түләү билгеләде һәм күчерде.
-
Татарстанда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре Социаль фондтан ярдәм ала
Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе МХОда катнашучыларга түләүләр рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтә.
-
2023 елда Татарстанда яшәүче 32 мең инвалид техник тернәкләндерү чараларын электрон сертификаттан файдаланып сатып алды
2023 елда Татарстанда инвалидлыгы булган 32 мең гражданга электрон сертификатлар ярдәмендә 237 мең берәмлек техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләр бирелде. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 140 миллион сум акча җибәрде.
-
Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең йомгаклау коллегиясе
Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең 2023 елда барлык эшчәнлек юнәлешләренең эш нәтиҗәләре белән Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның коллегия утырышында таныштырды
-
Барлык билгеләнгән ярдәм чаралары турында ничек белергә?
Билгеләнгән пособиеләр һәм түләүләр турында Дәүләт хезмәтләре » порталында белергә мөмкин.
-
Бушлай шифаханә-курортта дәвалану һәм дәвалау урынына бару-кайту турында
Дәвалаучы табибтан кем юллама ала һәм шифаханәгә бара ала?
-
Социаль фонд яңа елда бердәм пособиене озайтуга гаризалар алуны дәвам итә
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча бердәм пособие 12 айга билгеләнә, әлеге срок узганннан соң, түләүләр туктатыла.
-
Иминият стажы турында мәгълүматларны тапшырырга онытмагыз
Мөслим районының клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 2023 елда хезмәткәрләрнең иминият стажы турында мәгълүматны 25.01.2024 елдан да соңга калмыйча тапшыру зарурлыгын искә төшерә.
-
Ана капиталыннан айлык түләүләр
Түләү күләме-сезнең яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумы.
-
Яшь ярымга кадәрге бала карау буенча пособие ата-ана эшкә чыккан очракта да түләнәчәк
Мондый пособие 2024 елда аена уртача 17,8 мең сум тәшкил итә.
-
Бала карау өчен пособие күләме февральдән артачак
2024 елның гыйнварыннан яңа закон үз көченә керде — балага яшь ярым булгачы ук эшкә чыккан әти-әни хәзер бала карау өчен пособие алу хокукын югалтмаячак. Бу хакта бүген Социаль Фондның Татарстандагы төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Пенсия дә, пособиеләр дә арта
2024 елда социаль өлкәдә шактый үзгәрешләр көтелә.