Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Социаль фонд

Акчамы, әллә дарумы?

Районыбызда айлык акчалата түләүне 2078 кеше ала

Федераль ташламаларга ия инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, чернобыльчеләр һәм башка категорияләр айлык акчалата түләү алырга хокуклы. Айлык акчалата түләү алучылар социаль хезмәтләр җыелмасын табигый формада яки акчалата эквивалентта алырга мөмкин.

– Мондый төр хезмәтләр җыелмасын күпчелек беренче, икенче һәм өченче төркем инвалидлар ала. Акчалата алучылар күбрәк – 1143 кеше. Хезмәтләр җыелмасын өлешчә яки тулысынча табигый формада 935 граждан гына ала. 2025 елда социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1728 сум 46 тиен тәшкил итте. Социаль хезмәтләр җыелмасына рецепт буенча дарулар алу, инвалид балалар өчен махсус дәвалау азыгы продуктлары (1331 сум 30 тиен), авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама (205 сум 95 тиен), шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына һәм янәдән өйгә бушлай йөрү (191сум 21 тиен) керә, – ди Россия социаль фондының Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 12 сентябрь санында укыгыз

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев