Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Социаль фонд

Ана капиталыннан өлеш

Татарстанда 3 яшькә кадәрге 7752 баланың ата-аналары ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр белән ала

Ел башыннан Россия социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге гаиләләргә 400 миллион сумнан артык акча күчерде.

Айлык түләү җан башына керем күләме яшәү минимумының икеләтә күләменнән түбән булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу сумма – ата-аналарның хезмәт мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә түләүләрдән башка аена 30146 сум тәшкил итә. Айлык түләү күләме – гариза бирелгән вакытка балага яшәгән төбәктәге бер яшәү минимумына тигез. 2025 елда республикада яшәүчеләр өчен бу сумма 12741 сум тәшкил итә.

– 2025 елның июненнән балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер республика халкы ана капиталы чараларыннан тизрәк файдалана ала, гаризаны карау срогы ике тапкыр кыскартылды һәм документларны кабул иткәннән соң биш эш көнен генә ала, – ди Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Айлык түләү алу турында гариза балага алты ай тулганчы бирелгән булса, айлык түләү бала туган айдан гамәлгә ашырыла. Ана капиталы чаралары хисабыннан айлык түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәкләрдә һәм Социаль фондның Татарстан бүлегенең клиентлар хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Гариза тапшырганда, документлар бирергә кирәкми.

Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне озайтуны сорап язылган гаризаны пособие билгеләнгән чорның соңгы аенда кабат бирергә мөмкин.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев