Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Социаль фонд

Берьюлы ике урында эшләгәндә, «больничный» түләнми

Әгәр төп эш урыны буенча больничныйда булган хезмәткәр авырган вакытта берьюлы ике урында эшләвен һәм аның өчен керем алуын дәвам итсә, аңа больничный түләнмәячәк.

Әгәр төп эш урыны буенча больничныйда булган хезмәткәр авырган вакытта берьюлы ике урында эшләвен һәм аның өчен керем алуын дәвам итсә, аңа больница түләнмәячәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Социаль фонды документына сылтама белән хәбәр итә.

Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр берьюлы ике урында эшләү дистанцион рәвештә башкарылса да бирелмәячәк, диелә документта.

Социаль фондта больничный түләнмәвен табиб тарафыннан билгеләнгән режимны үтәп эштән азат итүнең барлык эш урыннарына да кагылырга тиешлеге белән аңлаталар. Юкса, бу өстәмә финанс чыганагы һәм мондый ялга хокуктан явызларча файдалану булып санала.

Моннан тыш, документта билгеләп үтелгәнчә, «табиб тарафыннан билгеләнгән дәвалау режимын үтәмәү сәламәтләнү процессына тискәре йогынты ясарга мөмкин, ә табиб рөхсәтеннән башка эшкә чыгу медицина ярдәме күрсәтү шартларын бозуның берсе булып тора».

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/social-fondta-beryuly-ike-urynda-eslaganda-bolnicnyi-tulanmaven-aittelar-5910530

Фото:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев