Түләү алырга мөмкин
1970 елда туган хатын-кызлар һәм 1965 елгы ир-атлар, пенсия тупланмаларыннан түләү билгеләүне сорап, Социаль фондка мөрәҗәгать итә ала. Әлеге акчаны бер тапкыр башкарылучы түләү, ашыгыч пенсия түләве яки тупланма пенсия рәвешендә алырга мөмкин.
Ел башыннан Россия социаль фондының Татарстан бүлеге 3458 кешегә түләү билгеләгән. Быел түбәндәге категорияләргә караучы гражданнарның пенсия тупланмалары формалаша:
– 2002-2013 елларда эш бирүчеләр тарафыннан тупланма пенсия өчен түләүләр күчерелгән 1967 елгы һәм яшьрәк гражданнар,
– 2002-2004 елларда эш бирүчеләр тарафыннан тупланма пенсиягә иминият кертемнәре күчерелгән 1953-1966 елгы ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар,
– пенсияне уртак финанслау программасында катнашучылар,
– ана капиталы акчасын үзләренең тупланма пенсияләренә юллаган ата-аналар.
– Пенсия тупланмалары акчасын гражданнар бер тапкыр башкарылучы түләү, ашыгыч пенсия түләве яки тупланма пенсия рәвешендә алырга мөмкин. Түләү ысулы пенсия тупланмалары суммасыннан чыгып билгеләнә, – ди Россия социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия тупланмаларының күләмен һәм алар формалаша торган фонд турында мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталында, шәхси счет өземтәсенә заказ биреп, Социаль фонд яисә күпфункцияле үзәк аша белергә мөмкин. Тупланма акчалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булган очракта, түләү билгеләү турындагы гаризаны шул фондка бирергә кирәк.
Акча Социаль фондта формалаша икән, гариза турыдан-туры Социаль фондның Татарстан бүлегенә тапшырыла.
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев