Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Социаль фонд

Пенсия стажын санаганда үзмәшгуль статусында эшләү вакыты исәпкә алынмавын сөйләделәр

Иминият пенсиясен алу өчен татарстанлыларга 30 пенсия баллы җыярга кирәк, шулай ук хезмәт стажы 15 ел булырга тиеш, югыйсә алар бары тик социаль пенсиягә генә исәп тота ала.

Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре үзмәшгуль статусына ия, әмма бу чор иминият стажында исәпкә алынамы соң? Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Үзмәшгуль татарстанлылар мәҗбүри пенсия иминият взносларын түләүдән азат ителгән, шуңа күрә бу статуста эшләү вакыты пенсия стажын санаганда исәпкә алынмый.

Әмма бу чор стаж исәбенә кереп, булачак пенсиягә йогынты ясасын өчен, бер мөмкинлек бар. Моның өчен взносларны үз ирегең белән мөстәкыйль рәвештә күчерергә кирәк.

Ирекле пенсия иминияте системасына «Минем салым» кушымтасы аша кушылырга мөмкин. Бу очракта гражданнарга пенсия баллары өстәләчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/pensiya-stazyn-sanaganda-uzmasgul-statusynda-eslau-vakyty-isapka-alynmavyn-soiladelar-5908532

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев