Пенсия түләү дәвам итә
Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге көндезге бүлектә укучы студентларга эшкә урнашкан очракта да пенсия түләүне дәвам итә
23 яше тулмаган, көндезге бүлектә укучы студентлар, җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашкан очракта да, туендыручысын югалту буенча иминият яки социаль пенсия алуын дәвам итәчәк. Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучыларга, 18 яшь тулгач, пенсия түләү автомат рәвештә 31 августка кадәр озайтыла. Югары уку йортына яки көллиятнең көндезге бүлегенә укырга кергән очракта, түләүләрне озайту өчен, студентларга Социаль фондның клиент хезмәтенә уку учреждениесеннән тиешле документларны тапшырырга кирәк.
Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү (ФСД) алучы студентларга, эшкә урнашканда, өстәмә түләү түләнмәячәк. Шул ук вакытта законнарда искәрмәләр дә каралган: көндезге бүлектә белем алучы инвалид балаларга, балачактан инвалидларга, укулары тәмамланганчы, 23 яшькә җиткәнгә кадәр пенсиягә федераль өстәмә түләү туктатылмый.
Шулай ук мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча вакытлыча эшкә урнашканда, җәмәгать эшләрендә катнашканда һәм каникул вакытында хезмәт шартнамәләре нигезендә студентлар отрядларындагы эшчәнлек өчен түләүләр алу чорында иминият яки социаль пенсия алучыларга өстәмә түләү дәвам итә.
– Көндезге бүлектә укучыларга, эшкә урнашкан очракта, Социаль фондның Татарстан бүлеге клиентлар хезмәтенә белешмә бирергә кирәк. Белем бирүнең читтән торып уку формасына күчкән яки укуны туктаткан очракта да мәгълүматның үзгәрүе турында хәбәр итү зарур, – дип кисәтәләр Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлегеннән.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев