Юллама алдылар
Быел Россия социаль фондының Татарстан бүлегеннән 5280 кеше шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар алды
Мондый ярдәм алу хокукына инвалид төркеменә ия булган гражданнар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, “Блокадалы Ленинградта яшәүче”, “Камалган Севастопольдә яшәүче”, “Камалган Сталинградта яшәүче” билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар, һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында, шулай ук Семипалатинск полигонындагы атомтөш сынаулары нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар, махсус хәрби операциядә катнашучылар ия.
– Санаторий-курорт дәвалануына юлламалар белән, медицина күрсәткечләре булган очракта, социаль хезмәтләр җыелмасын саклап калган, ташламаларга ия гражданнар тәэмин ителә. Бу очракта гражданинга юллама белән бергә дәвалану урынына бушлай барып кайту өчен махсус талоннар яки исемле юллама бирелә. Моннан тыш, I төркем инвалидларны һәм инвалид балаларны озатып йөрүче гражданнар да дәвалау урынына барып кайту өчен бушлай билетлар белән тәэмин ителә, – дип хәбәр итә Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Юллама алу өчен медицина оешмасыннан 070/у белешмәсе алырга һәм Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Социаль фондның Татарстан бүлегенең клиентлар хезмәтенә яки якындагы күпфункцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев