Бердәм пособие билгеләнде
Социаль фондның Татарстан бүлеге балалары булган 106 меңләп гаиләгә бердәм пособие билгеләде
Социаль фондның Татарстан бүлеге балалары булган 106 меңләп гаиләгә бердәм пособие билгеләде. 2025 елда балалары булган 160 мең гаилә бала тууга һәм тәрбияләүгә бәйле түләнүче бердәм пособие алган. Социаль фондның Татарстан бүлеге шул максатка якынча 15 млрд сум акча күчергән. Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның, опекага алучыларның яки попечительләрнең берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә бер кешегә айлык керем Татарстанда җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаган, хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 4 минималь күләменнән ким булмаган гаиләләр түләү алу хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән таләпләргә туры килергә, мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар Россиядә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш. Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә ала. 2025 елда ул 14621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена 7310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла. – Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карарга омтыла. Карар, барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергәннән соң, 10 эш көне эчендә кабул ителә, – дип хәбәр итә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев