Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Хатирәләр

“Мөслим – Казан һава юлыннан очканыгыз бармы, нинди хатирәләр сакланды?” – дигән сорау белән самолет билетын күрсәткән идек. Ул күп укучыларның хатирәләрен кузгатты.

– Әни белән кечкенә вакытта Казанга очкан идек. Юл буе кәгазь капчыкны тотып бардым. Әле дә искә алып сөйлим дусларга, самолетта оча идек районнан дип.

– Әйе, самолетка утыру белән кәгазь (крафт) пакет тоттыралар иде һәр пассажирга. Нәрсә өчен – беләсез инде.

– Очтык, “кукурузник”та да, аннан соң Чехословакия самолетында да. Анысы “кукурузник”тан соң нык шәп тоела иде.

– Мине әти 1973 елны 20 августта Казанга алып килде укырга кертергә. “Кукурузник” самолетында очтык, шуннан бирле Казанда яшим.

– Очмаган калмады. Хөрмәтле Зөлфәт Маликов белән бергә очтык.

– Очтым һәм күп тапкыр. Ялгышмасам, 1983 елны Казанда каршыларга уйлап, 30 декабрьдә Мөслим аэропортыннан очып киттек. Җиңелчә буран иде ул көнне. Буран көчәйгәч, Бигеш аэропортына төшәргә туры килде.  Безнең очучылар әйбәт кешеләр булып чыкты. Безне үзләре белән бергә аэропорт кунакханәсенә алып киттеләр. Шунда кунып, икенче көнне кичтән генә Казанга оча алдык. 

– Ул заманнарда “кукурузник”та күп очтык. “Нелётная погода” дип Бөгелмә аэропортында кунган чаклар да булды. “Л-410” самолеты белән очу бик рәхәт иде дә, аэропортыбызны юк иттеләр.

Рубриканы Гөлназ Җәлилова алып бара

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

Эльвира Шабаева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев