Сабантуй бүләкләре турында фикер аермалыклары
Сабан туйлары үтте, ел саен күтәрелә, халык телендә әйләнә торган бүләк проблемасы калды
Социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә бер райондашыбызның уенда җиңгән өчен бүләккә 1980 елда җитештерелгән яулык бирүләренә аптыравын белдергән язмасын чыгарган идек. “Бер яктан, бүләкнең бәясе түгел, игътибар мөһим, диләр. Әмма бәйрәмдә кешеләрнең хезмәтен, тырышлыгын хөрмәтләп, заманча һәм файдалырак бүләкләр әзерләргә дә мөмкин бит”, – дигән ул. Аның фикерләренә теләктәшлек итүдән бигрәк, каршы килүчеләр күбрәк булды.
– Бу бүләкне алган кеше үзе сабантуй бүләге җыйганда нинди бүләк бирде икән?!
– Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла, дип, юкка әйтмиләр. Киләсе елга автордан һичьюгы берәр аэрогриль көтәбез.
– Бу яулык – ул вакытның бик кыйбатлы һәм затлы яулыгы. Мондый бүләккә шатланырга кирәк.
– Электән калган гореф-гадәт, сабан туена яулык, тастымал, кулъяулык бирәләр иде. Бер кеше дә бүләккә мохтаҗ түгел хәзер. Аллага шөкер, байларча яшибез, бар әйберебез житеш. Бүләк түгел, ә чын күңелдән үз күңелеңне күрер өчен катнашасың. Шәлъяулык – антиквариат, бик кыйбатлы бүләк биргәннәр сезгә.
– Әле бу әйбәт бүләк. Бүләк җыйганда баштан салынганын да, бирәсе әйберенә авызын сөртә-сөртә чыгучылар да бар. Нинди бүләк бирәләр, шуны бүлеп чыгарабыз уеннарга.
– Аңлаган кеше өчен искиткеч матур, кыймәтле бүләк бу. Кирәкмәсә, музейга алырга ризабыз.
– Музейга тапшырырга кирәк “ценнигы” белән. Сабантуйга бүләк биргәндә, кемгәдер ярышларда катнашканга дип түгел, Җир анасына дип бирәләр бездә. Икмәк уңсын, матур яңгырлар яусын, сугышлар булмасын, диләр. Зур бүләкме, кечкенә кулъяулыкмы – иң мөһиме – биргән.
– Бик кыйммәтле яулык булган бу: 11сум! 80нче елларда окладлар 80-115 сум иде...

– Ул вакытта пенсия дә 12 сум гына иде. Тарихи, кыйммәтле бүләк.
– Бик шәп бүләк! Сыйфаты – совет заманыныкы! Хәзер андый яулыкны ут белән эзләп тә таба алмыйсыз. Дәвалый торган яулык. Авырып китеп, тамак авыртканда муеныгызга урап куйсагыз, бик жылы, тиз терелтә. Баш авыртканда башка бәйләп куйсагыз, баш авыртуы кими. Минем әбиемнең шундый яулыгы истәлеккә калды. Кыш көне муеныма урап йөрим. Ай шәәәәәп! Мин бик шатланыр идем, шундый яулык бүләк итсәләр. Кызык өчен язмыйм, дөресе шул. Хәзерге яшьләр аңлап бетерми кайбер нәрсәләрне. Үземдә сыналган.
– Халык бәйрәмендә нинди дә булса кыйммәтле бүләк отарга өметләнү – бик сәер теләк инде. Моңа карата ниндидер гаепләү булуы тагын да сәеррәк. Автор, күрәсең, бу бүләкләрнең 70 проценты гади халыктан җыелганын белми дә, аңламый да. Билгеләнгән көннәрдә иртән-иртүк мәдәният хезмәткәрләре һәм, гомумән, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, матур милли киемнәр киеп, елмаеп-көлеп, гармун (баян) моңы астында авыл, бистә урамнары буйлап гадәттәгечә йөреп чыгалар. Әлбәттә, аларны каршы алырга әле дә иске гореф-гадәтләр белән яшәгән, совет чорындагы кытлыкны хәтерләгән әби-бабайлар чыга. Алар һәрвакыт кулдан килгәнчә берәр нәрсә чыгара: күбрәк яулык, оекбаш һәм шундый вак-төяк бүләкләр. Автор язган очракта да нәкъ шулай булган. Кеше ул яулыкны еллар буе шкафында кадерләп саклаган, хәтта ярлыгын да алмаган. Аннары, традициягә хөрмәт күрсәтеп, бәйрәм хакына шул әйберен бүләк иткән.
– Бу бик кыйммәтле бүләк, ләкин аны матди файда гына эзләгән кеше түгел, ә кадерен белгән кеше генә аңлый ала. Дөнья бит матди байлыклардан гына тормый, башка кыйммәтләр дә бар. Хәзер кибеткә керсәң, нәрсә генә юк – акчаң булса, барасың да аласың. Ә менә мондый әйберне инде табып булмый. Уйлап карасаң, бу яулыкны заманында 11 сумга сатып алганнар. Ул вакыт өчен бу аз акча булмаган. Димәк, кеше аны бик кадерләп саклаган, бәйләмәгән, аерым бер көн өчен дип шкафында тоткан. Еллар үткән, заманнар үзгәргән... Бәлки, ул кеше инде бу дөньяда юктыр да. Бәлки, аның балалары, сандыкны барлаганда, әнисенең яки әбисенең әйберләрен Сабантуйга бүләк итеп тапшырырга булганнардыр. Бу – традициягә хөрмәт күрсәтүнең бер мисалы. Бүләк бәйрәмдә аның кадерен белмәгән кешегә эләккән, күрәсең. Әгәр ул яулык миңа эләксә, мин бик шат булыр идем. Чөнки бу – гадәти бүләк түгел, тарихы булган, бүген инде кабатланмас диярлек, үзенчәлекле бүләк.
– Сүкмәгез инде: сүз булсын, дип кенә куйгандыр. Нәрсә язарлар микән, дигәндер. Хәзер канәгать утырадыр, чукынчык!
– Артык сикерәбез хәзер, бернәрсәгә дә канәгать була белмибез, хәерлегә булсын!
Сәхифәне Гөлназ Җәлилова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев